Әлки районында Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Ветеринария берләшмәсе коллективын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм берләшмә җитәкчесе, баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин котлады.
Хезмәткәрләргә ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен ведомство бүләкләре һәм Әлки районы башлыгы грамоталары тапшырылды.