Әлки районында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы дәвам итә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивыннан фотосурәтләр, видеоязмалар һәм шәхси документлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурсны оештыру белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты шөгыльләнә. Конкурс ике этаптан тора:
- Муниципаль этап 2025 елның 7 апреленнән 12 октябренә кадәр узачак;
- Республика этабы-2025 елның 13 октябреннән 31 октябренә кадәр.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә:
1. Беренче урын-50 мең сум;
2. Икенче урын-30 мең сум;
3. Өченче урын - 20 мең сум.
Катнашу өчен документларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: Базарлы Матак авылы, Пушкин урамы, 20.