«Укытучылар көне» бәйрәме алдыннан район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Укытучылар балы»узды. Чарада район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.
Бал программасына районның мәктәп коллективлары әзерләгән төрле иҗади номерлар кертелгән иде. Тантаналы ачылыштан һәм кунакларның сәламләү сүзләреннән соң районның иң яхшы педагогларын төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр.
Бу вакыйга районның мәдәни тормышында якты мизгел булды һәм укытучыларга мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.