Әлки районы аграрийлары Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнаштылар.
Бүген Әлки районы делегациясе район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә «Казан Экспо»да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантаналы чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов "Хузангай" ҖЧҖ шоферы Фәнис Закировны бүләкләде. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.