Әлки педагоглары Казанда узган тантаналы чарада катнаштылар
Бүген "Корстон"да Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чарада Әлки районы делегациясе катнашты. Анда районның эшләрендә зур уңышларга ирешкән педагоглар да кергән.
Тантана барышында Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның видео котлавы трансляциясе узды. Шулай ук җыелучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.