Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Безнең һәркайсыбыз укучы иде, һәркайсыбызның хәтерендә яраткан укытучысы һәм остазы калды, аңа рәхмәтебезне күңелебездә сакладык.
Сезнең педагогик осталыгыгыз, зирәклегегез, рухи юмартлыгыгыз, үз вазифагызга фидакарь тугрылыгыгыз тирән хөрмәткә лаек.
Сезнең һөнәри бәйрәмегездә бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, игелекле хезмәтегездә көч һәм энергия, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Тынычлык һәм иминлек телим!