Әлки районында 2025 елның 6 октябреннән 7 ноябренә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза.

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Әлки районында 2025 елның 6 октябреннән 7 ноябренә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза.
Аның максаты-җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм профилактика эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча идарәсенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин хәбәр итте.

Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга кирәк. Җайга салынмый торган кичүләргә килеп җиткәндә тизлекне киметергә һәм юл аша чыга башлаган җәяүлеләрне үткәрергә кирәк. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча сак булырга киңәш ителә. Тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләргә сезне юлда күрер өчен җитәрлек вакыт бирү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International