Әлки районы Алпар урта мәктәбенең математика укытучысы Наилә Әсхәт кызы Гарипова "Авыл укытучысы" республика конкурсында "Ныклык һәм ихтыяр көче" номинациясендә җиңү яулады. Аның финал сынауларында искиткеч чыгышы уңыш нигезе булды.
Талантлы педагогны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә һөнәри казанышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телибез!