Әлки районы Казанның Агросәнәгать паркында узган мелиораторлар ярминкәсендә үз продукциясен тәкъдим итте

2025 елның 11 октябре, шимбә

Бүген Әлки районы Казанның Агросәнәгать паркында узган мелиораторлар ярминкәсендә үз продукциясен тәкъдим итте. Чарага яңа продуктлар алырга теләүче бик күп катнашучылар һәм кунаклар җыелды.

 Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән алып ит һәм балга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Җирле осталар ясаган агач эшләнмәләр аеруча игътибарны җәлеп итте. Килүчеләр яңа һәм сыйфатлы продуктлар сатып алу белән беррәттән, бәйрәм атмосферасыннан да ләззәт ала алдылар.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Татмелиорация» ТК ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин булды.

Сәүдә өлешеннән тыш, ярминкә Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт белән дә үрелеп барды. Музыкаль номерлар һәм чыгышлар бәйрәм кәефен тудырды һәм чараны тагын да истә калырлык итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International