Әлки районы халкы «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бүген Әлки районының Базарлы Матак һәм Апак авылларында Бөтенроссия экология проекты кысаларында зур күләмдә агач утырту узды. Акциядә катнашучылар 1900 гади нарат үсентесе утырттылар.
Чараның төп максаты-авыл территорияләрен төзекләндерү һәм табигый мирасны саклау.
«Урманны саклыйк» акциясе ел саен бөтен Россия буенча «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм илебезне яшелрәк һәм экологиялерәк итәргә омтылучы меңләгән битараф булмаган гражданнарны берләштерә.
Хөрмәтле кешеләр, сезне мондый акцияләрдә катнашырга , шулай ук үз балаларыгызны җәлеп итәргә чакырабыз, күп еллар узгач: "менә бу агачны мин утырттым!"