Әлки муниципаль районында район башлыгы Александр Никошин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Утырышта агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлек йомгаклары каралды. Көн тәртибендәге һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.
Утырыш йомгаклары буенча район башлыгы Александр Никошин бу юнәлештә көндәлек профилактик чаралар уздыру кирәклеген билгеләп үтте.