Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин үз гомерләренең күп елларын агросәнәгать комплексына багышлаган һәм хәзер лаеклы ялда булган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарының өйләрендә булды.
Җылы очрашуларда ветераннар үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район башлыгы Александр Никошин ветераннарга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек теләде.