Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Бүген Әлки муниципаль районы Советы утырышы узды, аның эшендә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Алмаз Галәветдинов катнашты. Игътибар үзәгендә мөһим мәсьәлә — район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды.

Ачык тавыш бирү барышында бу вазыйфага Рамзил Әхмәдиев сайланды. Район башлыгы Александр Никошин җитәкчене беренче булып котлады һәм уңышлар теләде.

Үз чиратында, Рәмзил Фәргать улы депутатларга һәм утырышта катнашучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның өметләрен аклар өчен бөтен көчен һәм тәҗрибәсен куячагына ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International