30 сентябрьдән Әлки һәм Спас районнарының хәрби комиссары итеп Гыйльметдинов Марат Хәйдәр улы билгеләнде .
Марат Гыйлметдинов 1981 елда туган. Өйләнгән, хатыны белән 2 бала тәрбиялиләр.
2005 елда Чиләбе танк институтының Казан филиалын тәмамлый. Казан югары хәрби-команда училищесында (хәрби институтта) взвод командиры, соңрак курсантлар ротасы командиры, Татарстан таможнясында аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный булып хезмәт итә.
2022 елның 25 октябрендә мобилизация буенча чакырылган, хәрби-сәяси эш буенча мотоукчылар полкы командиры урынбасары вазыйфасын биләгән.
Дәүләт бүләкләре бар:
«Батырлык өчен» медале; «һәлак булганнарны коткарган өчен» медале; «Жуков» медале; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале; Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте.
.jpeg)