Әлки спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, призлы урыннар яулап, югары әзерлек һәм һөнәри осталык күрсәттеләр

2025 елның 17 октябре, җомга

Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов һәм атказанган физик культура хезмәткәре Минхәлит Гыйльманов истәлегенә оештырылган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Әлки спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, призлы урыннар яулап, югары әзерлек һәм һөнәри осталык күрсәттеләр:

1 урын-Илзат Әхмәров;
3 урын-Арина Таймасова, Зарина Шәйхетдинова, Илсаф Хәйруллин, Давид Хәйруллин, Фәнзил Хәмидуллин.

Спортчыларны һәм тренерларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International