Бүген Сиктермә урта мәктәбендә һәм Чуаш Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбендә СВО зонасында һәлак булган Одиссей Анатольевич Ишмулкин (Сиктермә авылы) һәм Сергей Семенович Калеев (Чуаш Борнае авылы) истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Митингта Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, һәлак булганнарның туганнары, авыл халкы катнашты. Сиктермә урта мәктәбе, Чуаш Борнае төп мәктәбе укучылары әдәби композиция белән чыгыш ясадылар.