Хөрмәтле Әлки районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Юллар безне якыннарыбыз белән бәйли, авылларны һәм шәһәрләрне берләштерә, сезнең һөнәрегезне алыштыргысыз һәм тормыш өчен мөһим итә. Юлның һәр километры-юлларны тиешле хәлдә тотуга һәм хәрәкәтне куркынычсыз тәэмин итүгә юнәлдерелгән авыр хезмәт нәтиҗәсе.
Сезнең эшегез гаять зур җаваплылык һәм тырышлык таләп итә, чөнки юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайлылыгы һәм иминлеге юлларның сыйфатына бәйле.
Һава торышы нинди генә булмасын, районыбыз иминлеге өчен хезмәт куйган барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм.
Сезгә уңышлы эш, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!