Бүген Казанда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафоны узды. Чарада Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре актив катнашты.
Марафон Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең төрле иҗат коллективларын берләштерде. Катнашучылар бай мәдәни мирасны күрсәттеләр, шул исәптән шигърият, хореография, вокал, хор һәм инструменталь башкару , театраль куелышлар һәм башкалар. Әлки районы матур һәм истә калырлык номерлар күрсәтте, алар тамашачылар һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде.