Бүген Әлки муниципаль районының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды.
Киләсе елда үзара салым программасы кысаларында башкарылырга тиешле эшләрне авыл халкы быел җыеннарда планлаштыра.
Яңа Үргәгар, Иске Чаллы, Чиябаш һәм Юхмачы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мөһим мәсьәлә — 2026 елда гражданнарга үзара салым кертү турында фикер алыштылар.
2014 елдан гамәлдә булган үзара салым программасы авыл халкына төрле эшләргә, шул исәптән балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә ял итү өчен парклар һәм мәйданчыклар төзекләндерүгә дә алынырга мөмкинлек бирә.