23 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Әлки муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дип аталган киң масштаблы чара уза.
Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Әлки районы территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә ике бала тән җәрәхәтләре алган.
Балаларны транспортта йөртү белән бәйле аварияләр статистикасы аеруча борчу тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмау максатыннан, республика юлларында, балигъ булмаганнар күпләп була торган урыннарда профилактик чаралар оештырылачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь машина йөртүчеләргә дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән яшь җәяүлеләргә дә аерым игътибар бирәләр.
Профилактик эш хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педаго отрядлары белән хезмәттәшлектә алып барылачак.