Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбенең «ЭКО лайф» экология отряды «Парклар маршы-2025» халыкара акциясе кысаларында уздырылган «Без дөньяны чистартабыз»экологик десантларның дәрәҗәле республика конкурсында призлы урын алды.
9 «Г» сыйныф укучылары да табигатьне саклау эшчәнлегендә актив катнашулары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Базарлы Матак гимназиясе коллективы «Парклар маршы—2025» халыкара акциясе кысаларында «Без дөньяны чистартабыз»табигатьне саклау чараларының республика конкурсында актив катнашулары өчен Рәхмәт хаты алды.
Бүләкләрне төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Спас» дәүләт табигать заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт инспекторы Любовь Мурзак тапшырды.