Югары Әлморза авылы халкы махсус хәрби операция узучы Россия хәрбиләренә ярдәм итүдә актив катнаша.
Маскировка челтәрләрен үрү белән шөгыльләнүче һәр кеше бу эшкә үз күңеленең бер өлешен сала. Алар өчен бу бурыч кына түгел, ә безнең сугышчыларны яклауга үз өлешен кертү мөмкинлеге. Алар үз куллары белән солдатның гомерен саклап калырга, аны дошманнан сакларга һәм исән-сау өйгә кайтырга ярдәм итә алырлык ышык урын булдыралар.
Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин бу катлаулы чорда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең мөһимлеген кат-кат ассызыклады. Ватанны саклаучылар елын уздыруга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган утырышларда ул безнең яклаучыларга ярдәм күрсәткән барлык район халкына һәм предприятиеләргә рәхмәт белдерде. Алар турында кайгырту-районда яшәүчеләрнең уртак эше.