2025-2026 уку елында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерлек, 9,11 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максатында Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия базасында «ГИАга әзерләнәбез»муниципаль акциясе үткәрелә.
Акция кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары 28 октябрьдә рус теленнән БДИ, математикадан 30 октябрьдә имтиханнарда катнашалар. Тест нәтиҗәләре мәктәп комиссияләре тарафыннан тикшерелә, педагогик советта, ата-аналар җыелышларында анализлана, аннан соң нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр чыгарыла.