28-30 октябрьдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә «Саба воланы»бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарага Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 300гә якын катнашучы җыела. Турнир 2020 елдан бирле үткәрелә һәм биш яшь һәм гендер категорияләрендәге ярышларны үз эченә ала, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.
Ярышларда Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде:
- Әхмәтшин Булат-ялгыз разрядта 3 нче һәм парлы разрядта 2 нче урын.
- Шәйхетдинов Камил-парлы разрядта 3 нче урын.
- Гадеев Кәрим-парлы разрядта 3 нче урын.
- Герасимова Злата-парлы һәм катнаш разрядларда 3 нче урын.
- Әһлиуллина Язилә-парлы разрядта 2 урын.
Спортчыларны югары уңышлары белән котлыйбыз!
Команданың тренеры: Муштаков Максим Сергеевич.