Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «имәннәр»лагеренда Түбән Кама шәһәре, шулай ук Түбән Кама һәм Әлки районнары балалары белән очрашты.
Әңгәмә барышында район башлыгы Александр Никошин һәм белгечләр террорчылыкка, аның максатларына һәм нәтиҗәләренә бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар балаларга террорчылар куллана торган вербовка ысуллары һәм аларның хәйләләрен ничек танырга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук пилотсыз очу аппаратлары, аларның потенциаль янаулары һәм цифрлы гигиена темасы да күтәрелде.