Әлки муниципаль районында күп балалы гаиләләр адреслары буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы сәфәре булды

2025 елның 31 октябре, җомга

Әлки муниципаль районында күп балалы гаиләләр адреслары буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы сәфәре булды. Чара барышында торак шартлары, урнаштырылган янгын сүндерү сигнализацияләренең эшкә яраклылыгы тикшерелде һәм барлык гаилә әгъзалары өчен янгынга каршы инструктажлар үткәрелде.

Бәхетсезлек очракларын профилактикалауга һәм кирәкле социаль ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Районда гаиләләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле ведомстволар белән актив хезмәттәшлек дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International