Бүген Базарлы Матак район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы концерт булды.
Чарада Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Әхмәдиев катнашты. Ул барысын да әлеге гомуммилли бәйрәм белән котлады һәм район халкына сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләде!
Бәйрәм концерты балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең, шулай ук Әлки районы артистларының якты чыгышлары белән дәвам итте.