Хөрмәтле әлкилеләр!
Сезне илебездәге һәркемгә кагылышлы матур бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Бу истәлекле көн һәр гаиләгә шатлык китерсен, ә илебезнең куәте һәм көче көннән-көн артсын!
Халыклар бердәмлеге көне кешеләрне һәрвакыт якынайта һәм рухны көчле, куәтле итә.
Рух көче, ихтыяр ныклыгы, каһарманлык һәм какшамас бердәмлек күпмилләтле халкыбызга һәртөрле киртәләрне җиңәргә ярдәм итә. Бары тик дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт хисе генә бөек эшләр башкарырга сәләтле.