Әлки муниципаль районында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган спорт чарасы узды . Базарлы Матак авылының "Алинә" спорт комплексында төрле яшь категорияләре вәкилләрен җыйган теннис турниры узды.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы рәвештә медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.