Әлки районы оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә безнең яраткан татар милли ризыклары турында сөйләштеләр

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бүген Әлки районы оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә безнең яраткан татар милли ризыклары турында сөйләштеләр.

Мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина авыл клубларында аларны ничек әзерләүләре турында сөйләде.

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин милли ашларны популярлаштыру эшен дәвам итәргә кушты. Ул шулай ук чувашлар, руслар һәм башка халыкларның ризыклары турында сөйләү мөһим, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International