Хөрмәтле Россия эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез язмышыгызны авыр, әмма игелекле һөнәр белән бәйләгәнсез - халыкка хезмәт итү, гражданнар тынычлыгын саклау.
Бу бәйрәм үзенең гражданлык һәм әхлакый бурычы итеп законлылыкны, кешенең тормышын һәм хокукларын яклауны санаган батырлык, көчле кешеләргә тирән ихтирам символы булып бара.
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм гаиләләрегезгә иминлек телим.