Әлки муниципаль районында Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Әлки бүлекчәсе хезмәткәрләренә һәм хезмәт ветераннарына рәхмәтен һәм ихтирамын белдерде. Ул аларның һөнәри эшчәнлегенең әһәмиятен һәм катлаулылыгын ассызыклады.
Чара барышында район башлыгы Александр Никошин бүлек хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләр күпьеллык намуслы хезмәте, аеруча катлаулы һәм әһәмиятле бурычларны уңышлы үтәгәне, шулай ук хезмәт эшчәнлеге йомгаклары буенча ирешелгән югары күрсәткечләр өчен бирелде.