«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2025 елның 27 ноябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча үткәрергә планлаштыра: Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 йорт.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Ув хөрмәтле әлкилеләр, алдан кабул итүгә телефон номеры буенча языла аласыз 8 (84346) 2-17-56, 8 (84346)20-0-51