Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин район мәдәният йорты һәм Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе коллективлары белән киңәшмәләр үткәрде.
Көн тәртибенә 2025 елда үзара салым акчаларын үзләштерүгә һәм 2026 елга әлеге программаны гамәлгә ашыруны планлаштыруга бәйле мәсьәләләрне карау керде.