Бүген Әлки районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Район хакимиятендә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин рәислегендә киңәшмә узды. Очрашуда свода катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләрне гамәлгә ашыруга бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруга да игътибар бирделәр.
Киңәшмәдә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.