Бүген Әлки районы мәктәпләрендә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе уздырылды.
Әлки районы үзәк китапханәсе дә
"Татарча диктант" акциясенә кушылды. Татарча диктант язуда китапханәнең актив китап укучылары, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар, музей, социаль фонд хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашты.
Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган иде.
Әлеге чара татар телен белү дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлдерелгән һәм аңа карата хөрмәт һәм ярату тәрбияләүгә ярдәм итә.