16 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, ул ноябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә. Бу көнне без автомобиль һәлакәтләре корбаннарына хөрмәт күрсәтәбез һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлырак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең ЮИД отряды әлеге чараны үткәрүдә актив катнашты һәм юл иминлеген арттыруга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауга юнәлдерелгән акция оештырды.
Ув хөрмәтле Әлки районы кешеләре! Без сезне бу әһәмиятле инициативага кушылырга һәм безнең янда булмаганнарны онытмаска чакырабыз. Безнең һәрберебез юлларда иминлекне тәэмин итүгә һәм гомерләрне саклап калуга үз өлешен кертә ала.