Казанда Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге территориясендә «бозда һәм суда уяу булам»республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Педагог-оештыручы Сәйфуллина Рәмзия Камил кызы, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары белән берлектә, әлеге әһәмиятле конкурста беренче урынны алып, югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм креатив алым күрсәттеләр.
Алар ясаган видеоролик кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлегенә ачык мисал булып тора.
Команданы лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат һәм уку эшчәнлегендә уңышлар телибез.