Бүген Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Республикакүләм "Татар кызы-2025" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Конкурсантлар алты юнәлеш буенча сыналдылар. Алар аш-суга осталыкларын да, җыр-биюгә хәвәслекләрен дә, татар халкының гореф-гадәтләре, милли кием тарихы турындагы белемнәрен дә, югары фикерләү сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, гимназиянең инглиз теле укытучысы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Айсылу Яруллина җиңү яулады.
Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәре Ильвира Нурлыхакова 2 нче урынга ия булды.
Базарлы Матак мәктәбенең тарих һәм инглиз теле укытучысы Дилә Җәләлова 3 нче урынга лаек булды.
Котлыйбыз!