Эш эзлисеңме? Вакансияләр ярминкәсенә 20 ноябрьдә кил!
Әлки районы буенча кадрлар үзәге эш эзләүчеләр яки аны үзгәртергә теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Чара 20 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Базарлы Матак ав., Совет ур., 8 й. адресы буенча узачак.
Эш эзләүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, буш эш урыннары һәм эшкә урнашу өчен вакантлы вазыйфалар турында белә, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр ала алачак. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай!
Белешмәләр өчен Телефон: 88432220557(доб.4102)