Татарстан бизнесын Мәскәүдә Халыкара күргәзмә-форумда катнашырга чакыралар
Татарстан бизнесын Мәскәүдә Халыкара күргәзмә-форумда катнашырга чакыралар
25-27 ноябрьдә Мәскәүнең Крокус Экспо (павильон 2) шәһәрендә «Россия электроникасы»халыкара күргәзмә-форумы узачак. Татарстан эшмәкәрләрен республиканың коллектив стенды составында чарада бушлай катнашырга чакыралар.
Күргәзмәдә робот техникасыннан алып программа тәэминатына кадәр 16 юнәлеш тәкъдим ителәчәк, алар арасында:
- Электрон компонентлар
- Исәпләү техникасы
- Телекоммуникация җайланмасы
Пилотсыз очу аппаратлары
- Навигация җайланмасы
- Робот техникасы
- Куркынычсызлык системалары һәм цифрлы идентификация
Һәм башка бик күп нәрсәләр
Чарада катнашучыларны Россиянең 150дән артык электрон техника җитештерүчесе, актуаль трендлар һәм яңалыклар турында фикер алышырга әзер 6 мең белгеч, шулай ук тәҗрибә уртаклашу өчен йөздән артык сессия, форум һәм түгәрәк өстәлләр көтә.