Татарстанда 400 млн сумнан артык акча бирелгән
свода катнашучы эшмәкәрләргә
Ел башыннан Татарстанда свода катнашучы эшмәкәрләргә, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәт итүче предприятиеләргә 400 млн сумнан артык акча бирелгән.
Микрофинанс ярдәме "СВО ярдәме" махсус продукты кысаларында РФдә минималь еллык 1% ставкасы буенча МСП.РФ цифрлы платформасы аша 5 млн сумга кадәр бирелә.
«СВО ярдәме» продукты шартлары буенча, 3 елга кадәр срокка еллык 1% лы 5 млн га кадәр ташламалы займны гамәлгә куючылары СВО катнашучылары яки ветераннары яки аларның туганнары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы белән хезмәт килешүе төзегән яки контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән компанияләр алырга мөмкин.
Еш кына республика эшкуарлары җиһазлар һәм комплектлау детальләре, товар-матди кыйммәтләр сатып алуга, төзелеш-монтаж эшләре һәм биналарны һәм җайланмаларны ремонтлау хезмәтләре өчен түләүгә акча җәлеп итәләр.