Бүген Әлки һәм Спас районнарының хәрби комиссариаты көзге чакырылышта катнашучылар төркемен армия хезмәтенә озаттылар.
Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Әхмәдиев булачак Ватанны саклаучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул һәр сәламәт егет Өчен армия хезмәтнең мөһимлеген ассызыклады, армиянең батырлык һәм чыныгу мәктәбе булуын билгеләп үтте.
Рәмзил Фәргать улы хәрби хезмәткә чакырылучыларны уставны төгәл үтәргә һәм югары җаваплылыкны истә тотарга өндәде.
Районның барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларына уңышлар, нык сәламәтлек, тәҗрибә һәм чын армия дуслыгы белән тиз арада өйләренә кайтуларын телибез.