Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең командалар арасында бадминтон буенча клуб чемпионаты узды.
Әлки муниципаль районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике яшь категориясендә беренче урынны алып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Күренекле спорт нәтиҗәләренә ирешкәннәре өчен алар акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.