Бүген, 20 ноябрьдә, Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә!
"Актай" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Синең өчен ышаныч телефоны" акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән файдалы мәгълүмат белән буклетлар, шулай ук авыр хәлдә ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хезмәтләр элемтәләре таратылды.
Исеңдә тот - һәрвакыт тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер кемдер бар!