«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлки муниципаль районының «Актай» яшүсмерләр клубында инде елдан артык инициативалы гражданнарны җәлеп итү үзәге – "Әлки Добро" эшли.
Добро. РФ платформасында эшли башлаганнан бирле район командасына 1388 волонтер кушылды, алар 249 хәйрия проектын гамәлгә ашырдылар. Волонтерлык сәгатьләренең гомуми саны 20297 тәшкил итә, бу катнашучыларның югары мотивацияле булуын күрсәтә.
Добро.рф хәйрия чараларын һәм волонтерлык вакансияләрен оештыру һәм координацияләү өчен иң эре платформа булып тора. Платформа инициативалар булдырырга һәм алга этәрергә, фикердәшләр табарга һәм волонтерлар белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.
Теләге булган һәркем платформа акцияләренә кушыла һәм волонтерлык эшчәнлегендә катнаша ала.