Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошинның һөнәри бәйрәме белән котлавы

2025 елның 21 ноябре, җомга

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошинның һөнәри бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле салым хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең игътибарыгыз, ныклап тырышуыгыз, хокук бозуларга карата килешмәүчәнлегегез аркасында төрле дәрәҗәдәге бюджетлар формалаштырыла. Сез югары профессионализм, җаваплылык, фидакарь хезмәт итә белү, куелган максатларга ирешергә омтылу белән аерылып торасыз.

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, югары нәтиҗәләр һәм хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International