Әлки муниципаль районы командасы-көмеш призерлар.

2025 елның 21 ноябре, җомга

Әлки муниципаль районы командасы-көмеш призерлар.

16-20 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә XII Халыкара БДБ мәктәп спорты фестивале узды. Быел ярышларда 12 илдән 450 яшь спортчы катнашты. Фестиваль программасына җиде спорт төре: өстәл теннисы, волейбол, 3x3 баскетбол, мини-футбол, шахмат, спорт көрәше һәм бадминтон буенча ярышлар кертелгән иде.

Фестивальдә Әлки районын бадминтон буенча команда тәкъдим итте, алар икенче урынны алдылар.

Спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Максим Муштаковны бу бөек җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International