Әлки муниципаль районының 4 шәхси ярдәмче хуҗалыгы сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзүгә 1 миллион сум күләмендә субсидия алды
Авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итүнең төп юнәлешләреннән берсе-сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау.
2025 елда районыбызның 4 шәхси ярдәмче хуҗалыгы сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзүгә 1 млн.сум күләмендә субсидия алды.
Гаризаларны сайлап алуның төп критерийлары:
- җир кишәрлеге булу
- РФ гражданлыгы булу
- төзелешне агымдагы финанс елына кадәр ике елдан да иртәрәк башламаган, төзелгән яисә кимендә 50 процент әзерлек стадиясендә булган мини-ферманың булуы;
- сыерлар саны:
-кимендә сигез сыер тоту буенча мини – фермалар өчен-кимендә өч баш сыер;
-кимендә биш сыер тоту буенча мини – фермалар өчен-кимендә ике баш сыер.