Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин йорт яны территорияләрен төзекләндерүне карады
Базарлы Матак авылында Дәүләт торак фонды программасы кысаларында төзелгән Филлипов урамындагы өч сигез фатирлы йортның йорт яны территорияләрендә асфальт җәю һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Бүген район башлыгы Александр Никошин күчмә киңәшмә үткәрде.